news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай студентлары ветеранга туганнарының каберләрен җыештырырга ярдәм иткән

Студентлар олы яшьтәге кешенең өен җыештырган, аның туганнарының каберләрен карарга һәм анда тәртип урнаштырырга ярдәм иткән.

Чистай студентлары ветеранга туганнарының каберләрен җыештырырга ярдәм иткән
«Чистопольские известия» газетасы

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай районында, бөтен республикадагы кебек үк, көзге мәрхәмәтлелек атналыгы дәвам итә. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да игелекле эшләрдән читтә калмады. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза.

Студентлар ветеран янына барып, аңа ярдәм күрсәттеләр. Студентлар олы яшьтәге кешенең өен җыештырды, аңа туганнарының каберләрен карарга һәм анда тәртип урнаштырырга ярдәм итте.

«Көзге изгелек атнасы — яхшы эшләр эстафетасы» хәйрия акциясе — ул ел саен мохтаҗларга ярдәм итү өчен кешеләрне берләштерә торган акция. Һәр теләүче бу изге акциягә үз өлешен кертергә мөмкин, ул җәмәгатьчелек игътибарын проблемаларга һәм аларны хәл итү мөмкинлекләренә җәлеп итә.

Республика шәһәрләрендә хәйрия концертлары, ярминкәләр оештырыла, өлкәннәргә аерым игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100