Р.Хәбибуллин: “Янгыннар чыгуда, кагыйдә буларак, кеше үзе гаепле”

Янгыннан зыян күргән гражданнарга 40,5 млн. сум компенсация акчасы таләп ителә

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумының быел җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү подсистемасы һәм гражданнар оборонасы системасы башкарган эшкә нәтиҗә чыгаруга багышланган утырышында Татарстанда булган гадәттән тыш хәл шартларындагы эш йомгаклары буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин хисап тотты.

Аның сүзләренчә, быел апрель ахырыннан бирле янгынга каршы көрәш подразделениеләре янгыннарга 2 мең, кипкән үлән, чүп-чар һ.б. төр янгыннар сүндерүгә 6 мең тапкыр чыккан. Янгыннар чыгуда, кагыйдә буларак, кеше үзе гаепле. Язын-җәен үлән, чүп-чардан төрле объектларга ут үрләп янгын чыгу очраклары 322 булып, аларда 2 кешенең гомере өзелгән. Андый янгын китергән зыян - 10,5 млн. сум тирәсе, һәм муниципаль берәмлекләр арасында матди зыян күплеге буенча Казан шәһәре, Югары Ослан, Питрәч, Мамадыш, Зәй, Чистай, Тәтеш, Спас, Буа, Кукмара районнары булса, янгыннар саны ягыннан Яшел Үзән (55 янгын), Лаеш (23), Югары Ослан (16), Чистай (13), Питрәч (13), Алабуга (12), Түбән Кама (12), Тукай (11), Биектау (9), Әлки (6) муниципаль районнары һәм Казан шәһәре (89) алда. Торак секторларга янган үлән, чүп-чардан үт кабып, 13 торак йорт күмергә әйләнгән һәм Спас, Яшел Үзән, Алабуга, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Чистай районнарындагы 41 кеше йорт-җирсез калган, соңгысында хатын-кыз һәлак булган, моннан тыш, дача итеп тотыла торган 6 йорт янып беткән. Җыеп кына әйткәндә, зыян күргән гражданнарга 40,5 млн. сум компенсация акчасы таләп ителә.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры хисабында урман янгыннарына да тукталып, мондый мәгълүматлар китерде: быел республика территориясендә 166 гектар гомуми мәйданда 98 урман янгыны теркәлгән, бу исә, былтыргы шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 2 тапкырдан артыкка күбрәк. Урман янгыннары исә күпчелек Лаеш (16), Мамадыш (15), Әгерҗе (15), Биектау (11), Балык Бистәсе (7), Спас һәм Алабуга (6шар) районнарында булган. Ә инде Балтач, Саба, Нурлат, Кайбыч, Арча, Апас һ.б. – барлыгы 23 муниципаль райондагы урманнарда янгын чыгуга юл куелмаган.

Кимчелекләрне барлап, Р.Хәбибуллин, торак пунктларның 106сында (55,2 процент) янгын сүндерү мотопомпалары белән тәэмин ителмәгән, бу, бигрәк тә, Бөгелмә, Яшел Үзән, Ютазы районнарында кискен тора. Тавыш сигналы бирү системасы белән тәэмин ителеш ягыннан исә 57 торак пункт читтә кала килә (19,5 процент), диде. Монысы буенча проблемалар Аксубай, Буа, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чистай, Ютазы районнарында һәм Казан шәһәрендә актуаль.