Кайбыч районында хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Эшчеләре алдында әҗәтләре булган хуҗалыкларга 25 сентябрьгә чаклы бурычларын бетерергә кушылды

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Кайбыч муниципаль районының “Чекмарев” хуҗалыгы базасында хезмәт хакын түләү, пай җирләреннән файдаланганның әҗерен кайтару мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда предприятие җитәкчеләре, баш хисапчылар, агрофирма икътисадчылары катнашты, дип хәбәр итә “Кайбицкие зори” газетасы.
Киңәшмә барышында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова сүзләреннән аңлашылганча, “Кайбицыагрохимсервис” ААҖсендә август ае буенча хезмәт хакы тулаем түләнелгән. Башка хуҗалыклар исә бу бурычларын 25 сентябрьгә чаклы түләп бетерергә тиеш, дип ассызыклады җитәкче.
Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров пай җирләре буенча җыелган бурычларны печән, салам, бөртек культуралары, транспорт хезмәте һәм бакчаларны сукалату эшләрендә ярдәм итү чаралары белән түләп булу мөмкинлеген ассызыклады.
- Ел ахырына чаклы бу өлкәдә җыелган бурычларны түләп бетерергә кирәк, - диде ул.
Киңәшмәдә катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рифкәт Басыйров эш техникасын саклануга кую мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Бу эшләрне дә 25 сентябрьгә чаклы башкарырга кирәк, диде ул. Ә 10 ноябрьгә чаклы кулланылышта булган техник чараларны төзекләндереп бетерергә кирәк.