news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы булачак пенсиянең күләме турында хәбәр итү тәртибен раслады

Белешмә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Юстиция министрлыгы хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков имзалаган «Картлык буенча фаразланган иминият пенсиясенең күләме хакында мәгълүматлар тәкъдим итү тәртибен һәм формасын раслау турында»гы боерыкны теркәде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Боерыкта әйтелгәнчә, пенсия тупланмасының күләме турындагы мәгълүматлар иминиятләштерелгән һәм пенсия түләүләре алмаучы 40 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 45 яше тулган ир-атларга тәкъдим ителәчәк. Белешмә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш.

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлмәгән иминиятләштерелгән гражданнарга әлеге мәгълүматлар аларның соравы буенча язма рәвештә тәкъдим ителәчәк.

Боерык 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100