news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ОСАГО тарифларын индивидуальләштерү турындагы закон гамәлгә керде

Иминиятчеләр иминләштерүченең һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның шәхси характеристикаларын исәпкә ала алачак.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Россиядә ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде, алар нигезендә иминиятчеләр таләпләрне үтәүче автомобильчеләр өчен тарифларны киметә алачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Известия».

«24 августтан башлап иминиятчеләр Россия Банкы җайга сала торган максималь һәм минималь күрсәткечләр чикләрендә иминият тарифларының база ставкаларын куллануны мөстәкыйль билгели алачак», — диелә хәбәрдә.

Полис бәясенә элегрәк машина йөртүчедә булган хокуктан мәхрүм ителү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, аварияләрдә катнашу, исерек килеш йөрү һ.б.лар йогынты ясаячак.

Шул ук вакытта яңалыклар ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең максималь күләменә чикләүләрне саклап кала. Аны иминиятчеләр сайтларында махсус калькуляторлар белән исәпләргә мөмкин булачак.

  • РФ Президенты Владимир Путин ОСАГО тарифларын кайбер критерийларга бәйле рәвештә индивидуальләштерү турындагы законга 25 майда кул куйды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100