news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды

Хәбәрдә конференциянең веб-сайты булдырылачагы, анда әлеге чараның фәнни һәм оештыру аспектлары буенча өстәмә мәгълүмат урнаштырылачагы хакында татарча язылган.

Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды
https://www.ciplnet.com/next-venue/

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын татар телендә игълан итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«2020 елда саммитны онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Конференциягә теркәлү 2022 нче елда башланачак. Университет моның өчен бар яктан да әзер, тиешле кадрлар һәм техник чаралары бар, дөнья күләмендә бу чараның искиткеч зур резонанс алуы һәм татар телендә дә мәгълүмат урнаштырылуы бу фикерләрне дәлилләүче төп күрсәткеч булып тора», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов әлеге конгрессның Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (РФА ТБИ) һәм Comité International Permanent des Linguistes (CIPL) башкарма комитеты белән берлектә Казанда уздырылачагын, конференциянең шәрәфле президенты вазифасын башкаруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ризалык бирүе турында әйтте.

Халыкара лингвистлар комитетына 1928 елда нигез салына һәм ул дөньяның 34 илендәге (АКШ, Бөекбритания, Россия, Германия, Австралия, Япония һ.б.) әйдәп баручы тел белеме өлкәсендәге галимнәрнең һөнәри берләшмәләрен берләштерә. 5 елга 1 узучы конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.

Алдагы конгресслар Гаага (1928), Женева (1931), Рим (1933), Копенгаген (1936), Брюссель (1939), Париж (1948), Лондон (1952), Осло (1957), Кембридж, Бухарест (1967), Болонья (1972), Вена (1977), Токио (1982), Берлин (1987), Квебек (1992), Париж (1997), Прага (2003), Сеул (2008), Женева (2013), Кейптаунда (2018) үтә. 2023 елда ул Казанда — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100