news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә Түбән Каманың беренче сыйныф укучылары трамвайда бушлай йөриячәк

Көзнең беренче көнендә яшь шәһәрлеләр өчен беренче тапкыр «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» акциясе үткәреләчәк.

1 сентябрьдә Түбән Каманың беренче сыйныф укучылары трамвайда бушлай йөриячәк
«НТР 24»

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Түбән Камада барлык беренче сыйныф укучылары өчен автобуста һәм трамвайда бушлай йөрү оештырылачак. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә

Яңа уку елында Түбән Камада мәктәп парталары артына 4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак.

Түбән Кама районы Башкарма комитетының җәмәгать транспорты бүлеге баш белгече Илназ Баймөхәммәтов көзнең беренче көнендә яшь шәһәрлеләр өчен беренче тапкыр «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» акциясе уздырылачагы турында сөйләде.

«Шәһәр маршрутлары автобусы һәм трамвае беренче сыйныф укучыларын көне буе бушлай йөртәчәк. Акциягә «НПАТП», «Альбатрос» һәм «Горэлектротранспорт» оешмалары кушылды», — дип ачыклык кертте Илназ Баймөхәммәтов.

Баш белгеч сүзләренчә, җәмәгать транспорты саны артуы көтелә, бу автобус маршрутларының вакытлы интервалын кыскартуга уңай йогынты ясаячак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Кама өстәмә рәвештә алты трамвай һәм 24 автобус алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100