news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда, Корбан бәйрәменә бәйле рәвештә, Белем көне күчерелмәячәк

Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә уку елы 4 нче сентябрьдә башланачак.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда Белем көне уңаеннан чаралар 1 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә РИА «Новости». Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле сүзләренчә, Корбан бәйрәменә бәйле рәвештә, Белем көнен күчермәячәкләр.

Россия Мөселманнарының диния мәҗлесе башлыгы мөфти Әлбир Крганов Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә уку елын 4 сентябрьдә башларга карар кылганнары турында хәбәр иткән иде. Бу - мөселманнарның Корбан бәйрәмен билгеләп узуы белән бәйле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot