news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Урманчылар ишек ача" акциясе уздырылачак

Ул һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көненә багышлана

(Казан, 24 август, "Татар-информ").  "Урманчылар ишек ача" - шундый исем астында узачак Урман хезмәткәрләре көненә багышланган акция сентябрь аенда Россиянең барлык урман хуҗалыкларында да узачак. Бу көннәрдә Татарстан урманчылары мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән тематик очрашулар оештырачак һәм аларны урманчылыклардагы, урман хуҗалыкларындагы, янгын-химия станцияләрендәге, урман-орлыкчылык үзәкләрендәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Казанның югары уку йортларында лекцияләр белән чыгыш ясарга җыена, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә..

news_right_1
news_right_2
news_bot