Әлмәттә куркыныч эксгибиционистны тоткарлаганнар

Шәһәр прокуратурасы шуны бәян итә

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). Бер әлмәтле агымдагы елның маенда Тукай проспектындагы 37 нче йорт балалар мәйданчыгындагы беседкада утыручы балигъ булмаган яшьтәге кызларга үзенең җенес органнарын күрсәткән.

Балаларның ата-аналары полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эксгибиционистны тоткарлаганнар. Ул Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир булып чыккан. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.