news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хезмәт министрлыгы вакцина ясаткан көнне хезмәткәрләргә ял бирергә киңәш итте

Эш бирүче ял көне бирү турындагы карарны үзе кабул итә.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия эш бирүчеләре хезмәткәрләренә коронавирустан вакцинация узу өчен ял көне бирә алачак.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре буенча, әлеге карар эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль кабул ителәчәк.

«Эш бирүчеләргә профсоюз (булган очракта) белән берлектә хезмәт коллективы арасында аңлату эшләре оештырырга киңәш ителә. Вакцинация узу өчен хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирергә», — диелә 23 июльдә бастырылган документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100