news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт һәм Кытайның Дунъин шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Ике як та стратегик партнерлыкның киң перспективаларына өмет белдерде.

Әлмәт һәм Кытайның Дунъин шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 24 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт һәм Кытайның Дунъин шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана видеоконференцэлемтә форматында ике мәйданчыкта узды: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге залларының берсендә һәм Дунъин шәһәре мәйданчыгында.

Онлайн-очрашу вакытында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Дунъин шәһәре мэры Шу Хуа Уэн хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды. Ике як та стратегик партнерлыкның киң перспективаларына өмет белдерде. Аның кысаларында икътисад, сәүдә, фән һәм технологияләр, мәдәният, туризм, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итүнең төрле формалары гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, Әлмәт нефть институты ректоры Александр Дьяконов һәм Дунъин шәһәренең һөнәри институты ректоры Ли Яньчэн уку йортлары арасында халыкара алмашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Шулай ук Дунъинда рус теле һәм Әлмәттә Кытай теле укыту буенча белем бирү үзәкләре ачылды.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100