news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә Татарстан һәм Идел буе федераль округында иң кыйммәтле фатир сатыла

Фатирның бәясе - 219 млн сум.

(Казан, 24 июль, «татар-информ»). Казан үзәгендә 219 млн сумлык фатир сатыла. Ул Татарстан һәм Идел буе федераль округында иң кыйммәтле фатир санала.

Белдерү «Авито» сервисында урнаштырылган.

Белдерүдә язылганча, апартаментларның мәйданы 546,2 кв.метр тәшкил итә. Фатир Казан үзәгендә. Ул Островский урамында урнашкан торак комплексның алтынчы катында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100