news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендәге бинаны ремонтлаганда борынгы язулар табылган

Киләсе атнада ул язуларны саклап калу турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Казанда Бауман урамындагы 72 нче номерлы йортны ремонтлаганда эшчеләр штукатуркага язылган борынгы язма тапкан. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова үзенең Facebook сәхифәсендә язган.

Казанның Чәк-чәк музее директоры һәм һәйкәлләрне саклау берлеге әгъзасы Дмитрий Полоскин куйган фотоларда «Обувь», «Магазин Соловьева» һәм «Галантерейная торговля» дигән язулар күренә.

Олеся Балтусова сүзләренчә, беренче булып экскурсовод Игорь Боталов бу язмага игътибар иткән. «Милекче белән элемтәгә кердек, һәм ул, әгәр без аңа ничек эшләргә кирәклеген аңлатсак, реставрациягә ризалык бирәчәген әйтте һәм әлегә эшләрне туктатты», — дип аңлатты ул.

Элмә такталарны реставрацияләү буенча киләчәк планнар турында «Том Сойер Фест» хәрәкәтендә катнашучылар һәм реставраторлар киләсе атнада фикер алышырга җыеналар, диде ТР Президенты ярдәмчесе.

Урында булган Дмитрий Полосин элмә тактасын әле буяп бетермәүләре турында сөйләде — Совет буяуларының өске катламын гына төшергәннәр. Ул читендә бизәкләре сакланган «Обувь» элмә тактасына игътибар бирде.

«Минемчә, бу бинаны саклап калырга һәм аның статусын ачыкларга кирәк. Бу туристларны да, шәһәрлеләрне дә әлеге йортка җәлеп итеп торачак», — дип ассызыклады Полоскин.

Октябрь революциясенә кадәр Бауман урамындагы 72 нче номерлы йорт танылган сәүдәгәр Гайнетдин Мөэминовныкы булган. Аны архитектор Василий Трифонов төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100