news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты ике атнага күчерелә

Җанисәп 15 октябрь - 14 ноябрь көннәрендә узачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты ике атнага күчерелә. Аны 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уздырырга тәкъдим ителде.

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, ул Икътисади үсеш министрлыгы проектында күрсәтелә. Хөкүмәт карарының тиешле законы проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында басылып чыкты.

Июнь аенда Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр барачак, дип хәбәр иткән иде.

«Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәрергә», — диелә документта.

Башта җанисәп 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин 2021 елның апреленә, ә аннары сентябрь аена күчерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100