news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август аеннан Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка рейслар ачыла

9 августтан Мисыр илләренә, Доминикан республикасы һәм Молдовага очарга мөмкин була.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия 9 августтан башлап Хургада һәм Шарм-эль-Шейх Мисыр курортлары белән авиаэлемтәне яңадан башлаячак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән.

«9 августтан Мисырга Мәскәү-Хургада һәм Мәскәү-Шарм-эль-Шейх маршрутлары буенча рейслар саны артачак», — диелә.

Әлеге маршрутлар буенча рейслар саны арту, бу илдә коронавирус буенча вазгыятьне бәяләү өчен, Россия делегациясенең Мисырга баруы нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Моннан тыш, Россия 9 августтан Бәһрәйн, Доминикана республикасы һәм Молдова белән авиаэлемтәне яжадан башлаячак.

РФ Президенты Владимир Путин 8 июльдә, теракт нәтиҗәсендә Синай ярымутравында Россия авиалайнеры һәлакәткә очраганнан соң кабул ителгән указны гамәлдән чыгарды. 2015 елгы указ Мисыр курортлары белән чартерлы авиаэлемтәне тыя иде. Ул вакытта Росавиация Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка очарга рөхсәт бирмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100