news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар ОСАГО полисын почтада рәсмиләштерә ала

Полис рәсмиләштерү өчен документларның стандарт җыелмасы таләп ителә, аларны төп нөсхәдә дә, күчермәләр яки телефондагы фото рәвешендә дә тәкъдим итәргә мөмкин.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр ОСАГО полисларын почта бүлекләрендә рәсмиләштерә ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия почтасы иминият компанияләре белән онлайн бәйләнешкә керү технологиясен файдалана. Тиешле бөтен мәгълүматларны тутырганнан соң, почта бүлеге операторы аларга заявка юллый һәм төрле иминият компанияләренең тәкъдимнәрен кабул итеп ала», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, почтада полис рәсмиләштерүнең үзеңә туры килгән вариантын да сайларга мөмкин.

ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүче һәм автомобиль хуҗасының паспорт мәгълүматлары, транспорт чарасы турында мәгълүмат, идарә итәргә рөхсәте булган затларның машина йөртү таныклыклары, шулай ук өч елдан артык файдалануда булган автомобильнең диагностика картасы кирәк. Документларның төп нөсхәсен яки күчермәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Документ фотоларын телефоннан да кабул итәләр.

Россия почтасы «Росгосстрах», «Согласие» һәм «Страховой Дом ВСК» иминият компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100