news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәре яңгырлы булачак

Республика территориясендә һава шартлары киләсе атна башында беразга гына үзгәрәчәк.

 Татарстанда ял көннәре яңгырлы булачак

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә һава торышын Татарстанда республика территориясенә килгән циклон билгеләячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 25 июльдә, төбәктә һава шартлары тотрыксыз булачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яшенле яңгыр һәм көчәючән кыска вакытлы җил булуы ихтимал.

Якшәмбе, 26 июльдә, циклон йогынтысында аязучан болытлы һава торышы булуы көтелә. Яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк җил фаразлана.

Киләсе атнаның беренче көнендә, 27 июльдә, Татарстанда түбән атмосфера басымы йогынтысында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +11дән +16 градуска кадәр көтелә. Көндез һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 28 июльдә генә, республикада һава торышын антициклон билгели башлаячак. Сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак. Көндез температура 22-27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологлар чәршәмбе, 28 июль көнне, төнлә югары атмосфера басымы йогынтысы сакланачак, дип фаразлый. Әмма көндез үк кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +23 градустан +28 градуска кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100