news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган велосипед - хэндбайк барлыкка килде

Түбән Кама Татарстанда гадәти булмаган транспорт алган беренче шәһәр.

Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган велосипед - хэндбайк барлыкка килде
e-nkama

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган велосипед — хэндбайк барлыкка килде. Алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлы, шулай ук сәламәт кешеләр дә йөри ала. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рубаха» арт-кластеры директоры Яна Анисимова хэндбайкаларда үзенчәлекле кешеләрнең очрашуы шәһәр халкында кызыксыну уята, дип сөйләде.

«Без шатланып сөйлибез, күрсәтәбез һәм үзебезгә сынап карарга, яңа хәрәкәт итү чарасында йөрү күнекмәләрен алырга тәкъдим итәбез. Ә «Рубаха» дуслар һәм үзара кызыксынулар даирәсен киңәйтә», — дип сөйләде җитәкче.

Түбән Кама Татарстанда гадәти булмаган транспорт барлыкка килгән беренче шәһәр булды. Хэндбайклар республика гранты ярдәмендә сатып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot