news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый

Әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Халыкара очышларны яңадан башлау турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта, эпидемиологик вәзгыятьне, коронавирус белән авыручылар санын, башка шартларны да исәпкә алачакбыз», — дип искәртте Премьер.

Кайбер илләр белән авиаэлемтәне торгызу аларның россиялеләрне кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер булуына да бәйле.

Шул ук вакытта, Мишустин сүзләренчә, әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак. Элегрәк бу исемлектә Екатеринбург, Новосибирск һәм Владивосток шәһәрләре дә бар иде.

Казан әлеге исемлектә юк. Шул ук вакытта, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның ике аэропорты да халыкара рейсларны яңадан башларга әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100