news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарипова: Татарстанда пандемия елында эшкә урнаштыру буенча рекорд куелды

Бүгенге көндә республикада 20 меңнән артык кешесе эш эзли.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан мәшгульлеге хезмәтләре 70 мең кешене эш урыннары белән тәэмин итеп, эшкә урнаштыру буенча рекорд куйды. Быел 30 меңнән артык татарстанлы эшкә урнаштырылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«2020 елда республиканың мәшгульлек хезмәте зур рекорд куйды һәм 70 меңгә якын кешене эшкә урнаштырды. Бу бик күп тармаклар туктап калган катлаулы пандемия елы иде кебек. Уртача алганда, бу күрсәткеч безнең өчен 25-30 мең кеше булды, һәм без аны шактый яхшы дип санадык. Элек безгә кешеләр азрак мөрәҗәгать итә иде. 2021 елда без 30 меңнән артык кешене эшкә урнаштыра алдык», — дип сөйләде ул.

Спикер сүзләренчә, эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябрь ахырына туры килде. Ул вакытта эшсезләр саны буенча рекорд куелды, 79 мең кешегә эш кирәк иде. 2020 ел тарихи минимумнан башланды, Татарстанда хезмәт базарында рәсми рәвештә 10 мең эшсез теркәлгән. Бүгенге көндә республиканың 20 меңнән артык кешесе эш эзли.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100