news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков вакцинациядан баш тартучыларга яңа эш урыны эзләргә туры килүе турында кисәтте

Эштән читләштерелгән вакытта мондый хезмәткәргә хезмәт хакы исәпләнми, ә бу чор отпуск алу хокукы бирә торган стажга кертелми.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинация ирекле булып кала. Әмма хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләп вакцинациядән качып йөрүче кешеләргә яңа эш эзләргә туры киләчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков кисәтте.

«Тулаем алганда вакцинация чыннан да ирекле булып кала. Без алдан сөйләшкәнчә, Мәскәү кешесе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли икән, ул прививка ясатырга тиеш, прививкадан баш тартса, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүдән туктарга тиеш», — дип җавап биргән Песков прививка һәм эшне югалту арасында ирекле сайлау буламы дигән сорауга. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинация ясатырга теләмәүче гражданин прививка мәҗбүри булмаган өлкәдә үзенә эш эзләячәк», — диде Россия Президенты матбугат секретаре.

Мәскәүдә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, эш бирүче коронавирустан прививка ясатудан баш тарткан хезмәткәрне эштән читләштерергә тиеш. Эштән читләштерелгән вакытта мондый хезмәткәргә хезмәт хакы исәпләнми, ә бу чор отпуск алу хокукы бирә торган стажга кертелми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кайбер оешма хезмәткәрләренең 60 проценты коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Covid-19дан прививка ясатырга кирәклеге турында берничә тапкыр сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100