news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Татарстанда яшь гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләячәк

28 июньдә #ЖильеМолодымРТ онлайн-эфиры узачак.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр республикада яшьләр өчен торак сатып алуга ярдәм итү чаралары һәм ташламалар турында белә алачак. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 июньдә #ЖильеМолодымРТ онлайн-эфиры узачак. Тамашачылар яшь белгечләргә, шул исәптән табибларга һәм укытучыларга дәүләт ярдәме чаралары, авыл территорияләрен үстерү программалары турында сораулар бирә. Шулай ук субсидияләр алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә белә алачак.

Туры эфир YouTube видеохостингындагы ведомство каналында узачак, трансляция 17.45 сәгатькә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100