news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесендә биш бала җиңүче булды

Татарстанның төрле районнарында яшәүче 7-15 яшьлек балалардан 94 эш кабул ителгән.

«Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесендә биш бала җиңүче булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова) «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. җиңүче дип табылган биш баланы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында бүләкләделәр.

«Бәйгедә катнашкан эшләр бик тирән мәгънәгә ия иде, аларны елый-елый укыдык. Егермегә якын буын чагылган шәҗәрәләр бар иде. Бу эшләрнең гаилә тырышлыгы белән ясалуына сөендем, һәм биш җиңүчене билгеләдек. Шәҗәрәне өйрәнүгә өндәгән бәйгеләрне киләчәктә дә үткәрергә уйлыйбыз», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Бәйге редакция тарафыннан 2019 елның 1 декабрендә игълан ителгән. Татарстанның төрле районнарында яшәүче 7-15 яшьлек балалардан 94 эш кабул ителгән. Җиңүчеләр: Габдрахман Хәсәнов (Казан), Камилә Мөһәммәдиева (Балтач районы), Айнур Гәрәев (Ютазы районы), Тимерхан Гыйлмиев (Казан), Лилия Әхмәтова (Тукай районы). Балаларга диплом һәм «Сабантуй» язулы бүләкле букча тапшырылды.

Бәйге идеясын тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев тәгъдим иткән. «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына балаларның игътибарын нәселләре аша җәлеп итәргә теләдем. Минем тәкъдимне „Сабантуй“ журналы хуплап алды. Балаларның эшләрендә бик кызыклы мәгълүмат килде. Балаларга әти-әниләре булышу бик әйбәт. Балалар, үз туганнарын өйрәнеп, безнең халыкның Бөек Ватан сугышына керткән өлешен аңладылар», — ди ул.

Айнур Гәрәев әнисе белән килгән иде. «Без минем әти ягыннан шәҗәрә ясадык. Бабаебыз сугыштан әйләнеп кайткан. Мәгълүматны әтидән һәм аның апасыннан белештек. Шәҗәрәдә тугыз буынны күрсәттек. Соңыннан эзләнә торгач тагын өч буынны ачыкладык», — ди Лилия Гәрәева.

Катнашучылар бәйге турында укытучыларыннан һәм журналдан белгән. «Конкурс турында журналдан белдек. Бабайлар турында туплаган мәгълүмат бар иде, шуны бергә өйрәнеп, конкурста катнашырга булдык», — ди Камиләнең әнисе.

Бәйге турында мәктәптә әйттеләр. Алдан тупланган мәгълүматыбыз да бар иде. Эшебезне соңгы көнне генә җибәрдек, җиңү турында уйламадык та», — ди Әхмәтова Лилиянең әнисе.



Галерея: «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100