news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәрби парад башланды

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге катнаша.

Казанда хәрби парад башланды
Владимир Васильев

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Ирек мәйданында хәрби парад башланды. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 9 Май — Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә массакүләм чаралар, шул исәптән парад та узмый калган иде. Гаскәри парад 24 июньгә күчерелде.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнаша.

Мәйдан уртасыннан Россия Федерациясе Дәүләт флаглары, Җиңү байрагы тоткан хәрбиләр атлап узды. Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлаячак. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр катнаша.

Шәһәр урамы буенча 40 берәмлек хәрби техника, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы Т-34 танкы, Су-100 артиллерия җайланмасы узачак. Шулай ук ретроклуб автомобилләре, «Катюша» һәм заманча техника колоннасы катнашачак.

Бүген бәйрәм чаралары Иске татар бистәсе, Арча, Архангел зиратларында хәрби һәм дан венокларын куюдан башланган. Шулай ук Петров паркында мемориаль комплекс ачылышы тантанасы узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100