news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята

Муса Җәлилнең кызы шагыйрь исемендәге самолет булдырылуы уңаеннан хисләре белән уртаклашты.

Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята
«Казан» аэропортының матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан» аэропортына Мәскәүдән Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге очкыч килде. Пассажир-кунакларның берсе — татар каһарман-шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова. «Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята», — диде ул журналистларга.

«Безнең күңелләр шатлык, горурлык хисләре белән тулы. Шундый бөек вакыйга. Әти үзе дә 1942 елда көндәлегендә үлемнән курыкмавын, үлемнән соң да халык хәтерендә булу мөмкинлеген язып калдырган. Без бик сөенәбез», — диде Чулпан Җәлилова. 

Ул Казанга шактый еш, җәен дә, кышын да кайтуларын әйтте. «Әти тормышы Казан белән бәйле. Ул монда рабфакта укыган, эшләгән, Казаннан сугышка киткән. Без монда 1941 елда хәзерге Муса Җәлил музей-фатирында яшәгән идек. Оренбург өлкәсендә яшәсә дә, Казан аңа кадерле. Шәһәр аның турында хәтерне саклый», — диде Чулпан Җәлилова. 

25 август — шагыйрьнең үлем көнендә алар гел гаиләсе белән Казанда, Җәлил һәйкәле янына барганнарын сөйләде. «Бу безнең өчен изге көн, чөнки әтинең кабере юк, аның фаҗигале үлгәнен беләбез. Яшьләр дә хәтерләсен иде бу каһарманлыкларны», — дигән теләктә калды Муса Җәлилнең кызы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100