news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда инвалид балалар өчен Сабан туе була

Инвалид балалар өчен мәдәни һәм спорт программасы, конкурслар әзерләнгән

 (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә “Ярдәм” хәйрия фонды ТР мөселманнары Диния Нәзарәте белән бергә Биектау районы Семиозерка авылында инвалид балалар өчен Сабан туе оештыра.

Сабан туена “Апрель” реабилитация үзәгеннән һәм Дәрвишләр бистәсе балалар интернат йортыннан 120 инвалид бала алып киләчәкләр. Чарада мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашачак.

Инвалид балалар өчен мәдәни һәм спорт программасы, конкурслар әзерләнгән. ТР халык артисты Ринат Вәлиев Сабан туе кунагы булачак, дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot