Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда җиңел таксиларга йөк һәм пассажир ташырга 9,5 мең рөхсәт кәгазе бирелгән
Кызгылт сары төстәге фонарьнең, “шашка” тамгасының һәм оешма турында мәгълүматның булуына аерым игътибар бирелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). ТРда җиңел таксиларга йөк һәм пассажир ташырга 9,5 мең рөхсәт кәгазе бирелгән. Кызгылт сары төстәге фонарьнең, “шашка” тамгасының һәм оешма турында мәгълүматның булуына аерым игътибар бирелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
24 нче июньгә республикада җиңел таксиларга йөк һәм пассажир ташырга 9537 рөхсәт бирелгән. Рөхсәт бирү турында гаризалар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында сишәмбе һәм җомга көннәрендә кабул ителә.
Рөхсәт кәгазьләре чәршәмбе һәм җомга көннәрендә бирелә. Бу көннәрдә транспорт чаралары тикшерелә. Белгечләр җиңел таксиларның түбәләрендә кызгылт сары төстәге фонарьнең, “шашка” тамгасының һәм оешма турында мәгълүматның булуына аерым игътибар бирәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз