Кайбыч үзәк сырхауханәсенә карата шикаятьләр саны кими башлаган

Бу, беренче чиратта, дәвалау учреждениесендәге үзгәрешләр белән бәйле

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кайбыч муниципаль районы үзәк сырхауханә¬сендә “АК БАРС-Мед” иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре “Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
Халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуны максат итеп куйган әлеге очрашуда Яшел Үзән районында “АК БАРС-Мед” иминиятләштерү кампаниясе директоры вазифасын башкаручы Людмила Лукьянова сырхауханәнең танымаслык булып үзгә¬рүе¬нә соклануын белдерде:
– Без монда узган елның декабрендә шундый очрашу үткәргән идек. Бу вакыттан бирле сырхауханәдә зур ремонт эшләре башкарылган. Биредә шартлар хәзер бөтенләй башка. Безнең кайнар линиягә Кайбычтан шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләрнең шактый кимүенең сәбәбен хәзер аңлыйм.
“АК БАРС-Мед”тан Людмила Лукьянова, кампаниянең баш белгече Ди¬ләрә Заикова, Кайбычтагы баш белгече Римма Мифтахова, башкарма ко¬митет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, үзәк сырхауханәнең баш табибы Газимагомед Магомедов, сәламәтләндерү, поликлиника эше буенча урынбасарлары Гөлнара Сафиуллина белән Бәхтияр Нигъмәтуллин, “Геоид” җәмгыяте хезмәткәре Кафия Сәгъдиева катнашында үткән сөйләшүдә авырулар еш мөрәҗәгать итүче сорауларны хәл итү юллары каралды. Алар халыкны да кабул ите.
Табиб Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, Казан шәһәрендәге лабороторияләрнең күбесе шәхси кулларда. Шуңа да алар түләүле хезмәтләр генә күрсәтә. Бердәнбер юл – Республика клиник сырхауханәсенә мөрәҗәгать итү. Анда чиратлар зур булуын да яшермәделәр, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.