Түбән Камадагы гаилә фаҗигасына көнчелек сәбәп була

Түбән Камадагы гаилә фаҗигасына көнчелек сәбәп була

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Алдан тикшерүләр күрсәткәнчә, 23 июнь көнне Түбән Камада яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, аркасына пычак белән күп санлы җәрәхәтләр ясап, үзенең ирен үтерә. Әлеге фаҗига көнчелек һәм үзара начар мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җинаять 21 сәгатьтә теркәлгән. Ир-атның гәүдәсе Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамында, үзе яши торган йорт подъездында табыла. Гаилә әгъзалары икесе дә беркайда да эшләмәгән. Күршеләре сүзләренә караганда, аларның фатирында исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә еш кына низаглар чыгып торган. Хатын-кыз хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.