news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар дары заводындагы авария нәтиҗәсендә Казансу елгасына агып төшкән пычрак калдыкларны бетерү белән шөгыльләнә

Экологлар дары заводындагы авария нәтиҗәсендә Казансу елгасына агып төшкән пычрак калдыкларны бетерү белән шөгыльләнә

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Казанда кичә иртәнге сәгать 7дә “Казан дары заводы” федераль казна предприятиесенең канализация системасында булган авария нәтиҗәсендә Казансу елгасына ташландык сулар агып төшкән. Хәзерге вакытта авария нәтиҗәсендә килгән зыян исәпләнә.

Табигать байлыкларын файдалануны күзәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең табигатьне саклау законы таләпләрен бозу факты буенча акт төзелгән. Әлеге вакыйгадан соң ук заводтан агып чыккан пычрак суны тикшерергә алганнар. Табигать байлыкларын файдалануны күзәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер экологлар елгага килгән зыян күләмен булдыра алганча киметү чараларын башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot