Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска «Хезмәт өчен» ордены бирелде
Татарстанның халык шагыйренә Россия мөселманнарының иң югары бүләге тапшырылды.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйренә, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска Россия мөселманнарының иң югары бүләге тапшырылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ренат Хариска бүләкне Мөфти Шәех Равил Гайнетдин йөкләмәсе буенча аның урынбасары, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов тапшырды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдинов Указы белән «Татар халкына лаеклы иҗади хезмәт һәм аның рухи-әхлакый казанышлары, гомумроссия мәдәнияте контекстында татар мәдәни мирасын тәкъдим итүгә керткән зур өлеше өчен» Ренат Мәгъсүм улы «Хезмәте өчен» ордены белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Ренат Харис — кырыкка якын шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы авторы, музыкаль-сәхнә әсәрләре либреттосы, шул исәптән «Алтын Урда» балеты либреттосы авторы. Соңгысының дөньякүләм премьерасы 2013 елда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз