news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

РФ Хөкүмәте Рәисе Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләренә котлау телеграммалары юллады

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Владимир Путин Ураза бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләренә котлау телеграммалары юллады. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Котлауда, аерым алганда, болай диелә:
“Рухи чистарыну һәм камилләшү ае бөтен дөньяда ислам динен тотучылар өчен көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәм буларак төгәлләнә. Россия мөселманнары, бай тарихи, мәдәни һәм дини традицияләргә таянып, әлеге истәлекле вакыйганы киң билгеләп үтә.
Мөселман оешмалары Россия тормышында актив катнаша. Аларның дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән хезмәттәшлеге ныгый, конфессияара диалог үсеш кичерә, хәйрия һәм мәгърифәтчелек инициативаларына зур игътибар бирелә.
Бүген без Россия мөселманнарының тулыканлы яшәве, мәчетләр, университетлар һәм мәдрәсәләр төзелү, ислам мәгарифен реформалаштыруның шаһитлары булып торабыз. Мондый нәтиҗәле, күпкырлы эшчәнлек бөтен җәмгыятьтә яклау таба, илдә тынычлык һәм татулыкны сакларга ярдәм итә”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100