news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга килүчеләр Covid-19 булмавы турында белешмә белән изоляция узмаска мөмкин

Республикада коронавирус таралуны булдырмау буенча чараларга чираттагы төзәтмәләр кертелде.

Татарстанга килүчеләр Covid-19 булмавы турында белешмә белән изоляция узмаска мөмкин
архив

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда, әгәр үзләрендә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус булмавын исбатлый алсалар, республикага килүчеләргә үз-үзләрен изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр. 

«Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы төбәк Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан кертелде.

Аерым алганда, «яңа коронавирус инфекциясеннән сәламәтләнгән затлар, медицина оешмаларының расланган документлары булганда» үз-үзләрен изоляцияләүгә китмәү хокукына ия булды.

Моннан тыш, Татарстанга килер алдыннан Россиянең башка төбәкләрендә ике атна обсервациядә булганнар үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәячәк.

Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү таләбе хәзер коронавируска республикага килгәнче ике көн кала тискәре тест тапшыручыларга кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100