news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада эшмәкәрләр «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды

Азык-төлек җыелмаларын авыр хәлдә калган гаиләләргә, шулай ук ялгызы авыру бала тәрбияләгән аналарга һәм Ураза гаете уңаеннан әбиләргә тараттылар.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Түбән Камада эшмәкәрләр дә «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды. Шәһәр Советы депутаты Рафис Мостафин шефлыкка алынган микрорайоннарда яшәүче аз керемле кешеләр өчен 120 азык-төлек җыелмасы бирде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Азык-төлек җыелмаларын авыр хәлдә калган гаиләләргә, шулай ук ялгызы авыру бала тәрбияләгән аналарга һәм Ураза гаете уңаеннан әбиләргә тараттылар.

Җирле икмәк комбинаты да читтә калмады, ул «Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәгенә ярдәм итте. Азык-төлек җыелмаларында шпрот, тушенка, макарон, ярмалар — барлыгы егермедән артык төр әйбер. 

10 гаилә азык-төлек җыелмалары алды. Азык-төлек тартмалары икмәк комбинаты хезмәткәрләре көче һәм алар хисабыннан җыелды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100