news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар җәен һава торышының кискен үзгәрешен аңлатты

Бу һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка зональ күчешенә бәйле.

Синоптиклар җәен һава торышының кискен үзгәрешен аңлатты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Төбәк климаты үзгәрү сәбәпле, җәйге чорда һава торышының кискен үзгәрүе булырга мөмкин. Бу хакта Россия гидрометеорология оешмасының ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, бу һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка зональ күчешенә бәйле.

«Температура тәүлек дәвамында ун-унбиш градуска артырга яки түбәнәергә мөмкин. Мәсәлән, плюс 25 градустан берьюлы ун градуска кадәр төшәргә мөмкин. Һәм, киресенчә, 20 градус җылылыктан соң 30 градуслы эсселек булырга мөмкин», - дип искәртә Варакин «Российская газета»да.

Синоптик июнь ахырында, июльдә Красноярск крае, Иркутск өлкәсе һәм Хакасиянең көньягында яшенле яңгырлар, көчле җил һәм елгаларның күтәрелүе ихтимал, дип кисәтә. Кубань һәм Терек елгалары бассейннарында яшенле яңгырлар аркасында су июль һәм август айларында күтәрелергә мөмкин, дип җиткерә ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot