news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт командасы 200 000 сумлык грантка ия булды

Әлмәтлеләр грантлар бәйгесендә катнашып җиңү яулады.

 Әлмәт командасы 200 000 сумлык грантка ия булды
http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/yaulady

(Әлмәт, 24 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әле күптән түгел генә «Авыл көче» проектында катнашучылар үз проектларын онлайн питч-сессия кысаларында яклады, бүген инде проект кысаларында узган «Авылда социаль проектлаштыру» грант бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә республикада район һәм Аграр яшьләр берләшмәсенең башлангыч бүлекләре арасында социаль әһәмиятле проектлар конкурсы уздыра.

Бәйге авыл яшьләре өчен иң нәтиҗәле социаль-әһәмиятле проектларга һәм программаларга ярдәм итү һәм аларны гамәлгә кертү максатларында оештырылды. Бәйге алты номинация буенча уздырыла. Быел 19 районнан 24 проект тәкъдим ителгән. Анда барлыгы 136 кеше катнашкан.

Җиңүчеләр арасында якташлар да бар. Дмитрий Столяров җитәкчелегендәге «Сказители» командасы тәкъдим иткән проект «Авыл территорияләрендә креатив технологияләр үсеше» номинациясендә җиңү яулады. Әлмәт командасы 200 000 сумлык грантка ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100