news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында бер йортлы авыл кешесе турында кайгырталар

Сөләйман агага бер тартма азык-төлек тапшырып кайтканнар.

Әлки районында бер йортлы авыл кешесе турында кайгырталар
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 24 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Юксыл авылында яшәүче Сөләйман Гыйләҗев янында район җитәкчеләре булды, аңа азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сөләйман ага авылда үзе генә тора. Шушы көннәрдә аның янында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин булып, хәлен белешеп кайттылар, бер тартма ашамлыклар тапшырдылар.

Сөләйман Гыйләҗев үз тормышыннан бик канәгать булуын әйткән. Ашамлыкларны Катюшино авылына килүче автолавкадан ала икән. Кайвакыт машинасы белән Түбән Колчурино авылы кибетенә дә барып килә. Сөләйман аганы җитәкчеләр якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлаганнар. Ярдәм кирәк булса, кичекмәстән Югары Колчурино авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итүен сораганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot