news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гоадан туристлар Татарстанга Уфа аша кайтачак

Әлеге рейс белән Россиянең Гоада калган 88 кешесе кайткан.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген «Уфа» халыкара аэропортына «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең U6-3618 рейсы кайтты. Бу хакта аэропорт сайтында хәбәр ителә.

«Татарстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае хакимиятләре төбәкләргә 14 турист өчен автобус рейсын оештырды», — диелә хәбәрдә. 

Барлыгы Гоада калган 88 россияле «Уфа» халыкара аэропортына кайтып төште. Уфага төшәр алдыннан самолет Ростов-Донда арадаш тукталыш ясаган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Covid-19 булмавын белешмә белән исбатлый алганда, Татарстанда республикага килүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр.

Тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100