news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт коронавирус эпидемиясенең югары ноктасын узган төбәкләрне атады

Коронавирусның иң югары ноктасын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе генә узган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе - Россиядә Covid-19 авыруының югары ноктасын узган бердәнбер төбәкләр, калган төбәкләрдә ул якындагы бер-ике атна дәвамында булачак. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Икътисади тикшеренүләр үзәге эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирусның югары ноктасы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә генә узды. Моның төп сәбәбе - апрель азагыннан башкала төбәгендә тестлар саны шактый артты. Бер яктан, авырулар саны артты, икенче яктан — иң иртә стадияләрдә авыручылар ачыкланды һәм изоляцияләнде», — диде Тавадян.

Шулай ук, аның сүзләренчә, вирусны симптомсыз йөртүчеләрнең проценты арткан. Нәтиҗәдә, коронавирусның югары ноктасы алдан фаразланганнан иртәрәк килеп җиткән, ә аннан соң авыруның кимүе башланган.

Агаси Тавадян искәрткәнчә, коронавирусның кискен кимүе башкала төбәгендә генә күзәтелә, калган төбәкләр югары ноктада яки алар аңа якындагы бер-ике атна эчендә килеп җитәчәк.

Эксперт фикеренчә, вирусның икенче дулкыны булырга мөмкин, әмма ул беренчесе кебек үк аяныч булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100