news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров хатирәләр китабын тәкъдим итте

Бүген Татарстан прокуратурасын 13 ел дәвамында җитәкләгән күзәтчелек ведомствосы ветеранына 70 яшь тулды.

Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров хатирәләр китабын тәкъдим итте
прокуратура РТ

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров “Миңа 70” истәлек китабын тәкъдим итте, дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

“Бүген Татарстан прокуратурасы бинасында 2000 елдан алып 2013 елга кадәр республика прокуроры вазифасын башкарган Кафил Әмировның китабын тәкъдим итү тантанасы узды. “Миңа 70” исеме алган китап прокуратура ветеранының бүгенге юбилеена багышлана. Авторның тормышы турында сөйли, матбугат, комсомол һәм прокуратура органнарында күпьеллык эше тасвирлана”, - дип сөйләде Руслан Галиев.

Чарада ведомство башлыгы Илдус Нәфыйков, Татарстан прокуроры урынбасарлары, күзәтчелек ведомствосының структура бүлекчәләре башлыклары һәм хезмәткәрләре катнашты. Юбилярны котларга шулай ук аның якын дуслары, көч структуралары һәм суд органнары җитәкчеләре дә килгән иде.

“Сез һәрвакыт закон бозуга каршы килдегез, ә сезнең принципиальлек, намуслылык, тәҗрибә һәм белемегез, шулай ук хезмәт сөючәнлек һәм искиткеч оештыру сәләтегез белән хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм күзәтчелек ведомствосы җитәкчелегенең югары бәясен яуладыгыз", – диде Илдус Нәфыйков.

Россия Генераль прокуроры кушуы буенча республика прокуроры Кафил Әмировка мактаулы ведомство бүләге – “Прокуратура ветераны” медале тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча күпьеллык мактауга лаеклы хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткәне өчен Кафил Әмировка шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot