Бүләкләр ияләрен тапты

Бүләкләр ияләрен тапты

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Татарстанның Чаллы үзәк элемтә учреждениесе (почтамт) Әгерҗе шәһәре һәм районы авылларында матбугатка язылучылар өчен “Әбүнәче көне” уздырган һәм бу көнне 1 апрельдән 20 майга кадәр матбугатка язылучылар арасында лоторея уены да уйнатылган. Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының “Яңарыш” атналык газетасы редакциясе хәбәр итүенчә, “Яңарыш” та елның икенче яртысына газетага язылу нәтиҗәләреннән чыгып, Әгерҗе төбәгендәге үзенең өч әбүнәчесенә истәлекле бүләкләр тапшырган. Бу бүләкләрнең берсенә Гали авылыннан Гөлия Фәрхушина ия булса, Удмуртиянең җирле шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Риза Шәфинең “Тауларым иңендә таулар” исемле китабын Тәбәрле авылы газета укучылары Әнирә Хәбибуллина һәм Шәмсимөхәммәт Шәрифуллин откан.

Әбүнәчеләр өчен мондый бәйрәмнәр Чаллы үзәк элемтә учреждениесе тарафыннан даими рәвештә үткәрелеп килә.