news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиев скверында сугышта һәлак булган язучылар һәм журналистларны искә алдылар

1941 елда Татарстаннан фронтка 53 язучы, шагыйрь һәм журналист киткән.

Табиев скверында сугышта һәлак булган язучылар һәм журналистларны искә алдылар

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ТР Журналистлар берлеге белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

«Идел-Пресс» бинасы янында урнашкан Фикрәт Табиев исемендәге скверда Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә агач утырттылар.

Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шулай ук «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.

Медиатармак өчен әлеге акциядә катнашу символик мәгънәгә ия. Татарстан язучылары һәм журналистларының сугыш вакытындагы эшчәнлеге әле дә соклану хисләре уята.

«Журналистлар һәрвакытта, хәтта сугыш елларында да алгы сызыкта булды. Безгә алга таба үсеп килүче буынга тапшыру өчен аларның якты истәлеген кадерләп сакларга кирәк», — дип саный Шамил Садыйков.

1941 елда Татарстаннан фронтка 53 язучы, шагыйрь һәм журналист киткән. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башкалар бар.

Бу вакытта редакцияләр ябык булган, аларның ишегендә «Барысы да фронтка китте» дигән язу эленеп торган. 30 язучы һәм 22 журналист сугыштан туган ягына әйләнеп кайтмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100