Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Звезда» каналында татар разведчигы Исхак Әхмәров турында фильм күрсәтелә
Фильмны төшерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм разведчикның кызы ярдәм иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Звезда» телеканалында тамашачылар игътибарына татар разведчигы Исхак Әхмәров турындагы «Исхак Ахмеров. Мистер «Резидент» фильмы тәкъдим ителә.
Легаль булмаган разведка линиясе буенча иң катлаулы урыннарда, шул исәптән Америка Кушма Штатларында эшләгәндә, Исхак Әхмәров мөһим мәгълүматы булган берничә агент белән якын мөнәсәбәт урнаштыра.
Кинолента «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмда Казанда үскән ятим татар малаеның совет заманында легаль булмаган разведканың күренекле вәкилләренең берсе булып әверелүе турында сөйләнә.
Фильмны төшерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм разведчикның кызы ярдәм иткән. Фильм идеясенең авторы — Равил Әхмәтшин, сценарий авторлары — Елена Бочарова, Алексей Китайцев, Илнур Рәфыйков, режиссер — Алексей Китайцев, продюсер — Илнур Рәфыйков.
«Исхак Ахмеров. Мистер «Резидент» фильмы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, Россия тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән төшерелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз