news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырган кешенең этен зоокунакханәгә алып китү мөмкинлеге тудырылган

«Бу хезмәт түләүле, ләкин бик ашыгыч очраклар булганда, без бушлай да ярдәм күрсәтә алабыз», — диде Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр кеше коронавирус белән авырган һәм этен калдырыр урыны юк икән, махсус зоокунакханәләргә алып китү мөмкинлеге тудырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әгәр кеше коронавирус белән авырый икән, йорт хайваны булса, аны изоляцияләргә кирәк. Әгәр инде туганнары, якыннары булмаса, андый кискен очракларда махсус зоотельлар барлыгын әйтте

«Әгәр кеше авырый икән, без хайванны ул дәваланган вакытта кабул итә алабыз. 234-75-61 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Махсус автотранспорт бар, хайванны килеп алып китәләр. Аларны тоту өчен 50 ләп аерым кабинка бар. Бу хезмәт түләүле, ләкин бик ашыгыч очраклар булганда, без бушлай да ярдәм күрсәтә алабыз», — диде Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев.

Шулай да, хайванны ашату, тәрбияләү чаралары өчен хуҗасына түләргә туры киләчәк. Казанда әлегә мондый мөрәҗәгатьләр булмаганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100