Чирмешән укытучылары үз укучылары өчен интернетка түләгән һәм азык-төлек сатып алган

Аккиреево авылы укытучылары 12 укучыга акча күчергән.

(Казань, 23 апреля, «Татар-информ»). Чирмешән районы укыучылары күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, аз керемле һәм катлаулы тормыш вазгыятендә калган гаиләләргә ярдәм итү өчен акча җыйган. Бу турыда «Наш Черемшан» хәбәр итә.

Беренче булып хәйрия акциячсен Чирмешәннең беренче урта мәктәбе үткәргән.

Аккиреево мәктәбе укытучыларына онлайн-уку өчен интернетка акча салды. Алар бу максатларга 12 укучыга акча күчергән.

Иске Кади мәктәбе укытучылары да ике укучының интернеты өчен түләгәннәр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырганнар.

Бу акциягә күрше авылларда яшәүчеләр дә кушылган.