news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый

Бүген хайваннарның коронавирус белән авыруының бер факты да юк, диде ул.

Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый
Илнар Төхбәтов

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

«Авыл хуҗалыгы терлекләре Covid-19 коронавирус белән авырмый, аларның йогышлану куркынычы юк. Шулай булгач, авыл хуҗалыгы продукциясеннән дә коронавирус күчә алмый», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринария санитария экспертизасы элеккечә уздырыла, берни үзгәрмәгән. «Бүген хайваннарның коронавирус белән авыруының бер факты да юк. Хайваннар арасында коронавирусның башка төрләре генә йөрергә мөмкин, аның 40 лап төре билгеле», — диде ул.

Идарә җитәкчесе хайваннарны тикшерү өчен дә тест системалар булганын әйтте. «Якын арада шушы тестлар Россельхознадзор лабораторияләренә кайтачак. Ихтыяҗ туса, песи, эт кебек вак хайваннар коронавируска тикшереләчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100