Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Санкт-Петербургтан туристик авиарейслар ачарга ниятлиләр
Мондый рейслар Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм сентябрь аенда оештырылган иде.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел чартерлы туристик рейслар программасы дәвам итәчәк. Мәскәүдән тыш, мондый рейсларны Санкт-Петербургтан Казанга оештыру планлаштырыла.
Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул турыда хәбәр итте.
«Беренчел килешүләр буенча Казанга чартерлы авиарейслар программасы апрель азагыннан сентябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Программаны озайту яки туктатуны йөкләнешкә карап хәл итәчәкбез. Мәскәүдән тыш, башка юнәлешләр буенча рейслар оештырылачак. Әйтик, Санкт-Петербург кызыксына», — дип билгеләп үтте ул.
Мондый туристик рейслар Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм сентябрь аенда оештырылган иде. Аларның барысы да тулы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз