news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда Татарстанда яшәүче 82 мең кеше арттырылган социаль пенсияләр алачак

Әлеге исемлеккә хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, ятим балалар һәм башкалар керә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, социаль пенсияләрне индексацияләү ел саен 1 апрельдә башкарыла.

«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7 процент дәрәҗәсендә планлаштырылган иде. Узган ел Президентның яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр шулай ук 8,6 процентка индексацияләнә», — дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

Татарстанда апрель ае индексациясе якынча 82 мең социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыга кагылачак. Болар — хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә яраксыз әгъзалары.

Социаль пенсияләрне алучылар исемлегенә төрле шартлар нигезендә иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажына ия булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары билгеле булмаган балалар да керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot