news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 апрельдән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак

Кайбер ташламалар илдә коронавирус пандемиясе фонында кертелгән иде.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә.

Аларның беренчесе - сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендәге яңа ел түләүләре. Россиялеләрнең күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алып бетерде.

Эшләүче 65+ категорияле гражданнарга эшкә яраксызлык кәгазе - больничныйлар бирелмәячәк. Алар Covid-19 аркасында чикләүләр вакытында бирелә иде.

Моннан тыш, Үзәк Банкның коронавирус вазгыяте аркасында керемнәрнең бер өлешен югалткан россиялеләр өчен кредитларны реструктуризацияләүгә кагылышлы рекомендацияләре үз көчен югалтачак. Мондый гаризаларны физик затлар, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр 31 мартка кадәр бирә ала. 1 апрельдән кредит оешмаларының бурычлары булган клиентларын торактан чыгаруны тыю да бетерелә.

Эшсезләрне дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталы аша онлайн теркәмәячәкләр, шулай ук эш бирүчеләр кәгазь күчермәләрсез булган онлайн-документларны әйләнештән чыгара.

1 апрельдән Министрлар Кабинетының җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм сәүдә челтәрләре белән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү турында килешү төзү зарурлыгы турындагы карары үз көчен югалтачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100